Питрәч районы “Кайгырту” социаль үзәге өйдә хезмәт күрсәтү бүләкчәсе белгече Әлфия Хасим кызы Матвеева Күн авылы җирлеге территориясендә социаль хезмәткәрләрнең эш графиклары белән танышты һәм сыйфатын тикшерде.
Теләче халыкка социаль хезмәт күрсәтү «Родник» үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Семицветик» дип исемләнгән программа кысаларына таянып, балалар белән дәрес уткәрделәр.
Бүгенге көндә Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бер Бөек Ватан сугышы ветераны һәм ун тыл ветераны яши.
Бүген Яңа Чишмә муниципаль районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча Комиссиянең чираттагы утырышы узды. Чара Алексеевск аграр колледжы филиалында үткәрелде.
Район китапханәсенең хезмәткәрләре бүген Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына килде. Алар сәламәт яшәү рәвеше турында презентация һәм кызыклы викторина тәкъдим иттеләр.
Пасхага әзерлек Яңа Чишмә интернат-йортында бик әйбәт бара. Әбиләр һәм бабайлар үз бүлмәләрен тәртипкә китерделәр, үзләренең иң яхшы киемнәрен әзерләп куйдылар.
Бу айда үзәккә Республиканың башка шәһәрләреннән: Әлмәт, Лениногорск, Зәй, Яр Чаллыдан балалар килделәр. Чит шәһәрдә тору урыны эзләү һәм башка авырлыкларга карамастан, кешеләр үзәккә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр.
Сәламәт яшәү рәвешен алып баруның кирәклеге турында һәм тормыш активлыгы саклап калу өчен хәрәкәтнең әһәмияте турында 6 апрель көнне Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында медицина хезмәткәрләре сөйләде.
Яз килүе инде табигатьтә ныклап сизелә, бар дөнья, бар тереклек кышкы йокыдан уяна. Кыш бик китәргә ашыкмаса да, әйләнә-тирәдә кар эреп, елгалар хасил була башлады. “Наз” приюты балалары язгы үзгәрешләрне күзәтү өчен, тәрбияче Э.Р. Сабирҗанова җитәкчелегендә, акыллы сәяхәткә юл тоттылар.
Шушы көннәрдә Түбән Кама балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балкыш» социаль приютында кунакта 19нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары булды.