Бу айда үзәккә Республиканың башка шәһәрләреннән: Әлмәт, Лениногорск, Зәй, Яр Чаллыдан балалар килделәр. Чит шәһәрдә тору урыны эзләү һәм башка авырлыкларга карамастан, кешеләр үзәккә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр.
30 көн дәвамында балалар логопед, дефектолог, физик күнегуләр инструкторы, сенсорлы интеграция буенча педагоглар белән шөгыльләнәләр, башка балалар бәлән бергә төрле дәресләргә йориләр.
Балаларында булган үзгәрешләрне әти-әниләр инде берничә дәрестән соң күрәләр. Үзәк белгечләре һәрвакытта да дәвам итү принцибын тормышка ашырырга тырышалар. Баланың үз-үзен тотышын яхшырту үсешендә барлыкка килгән үзгәрешләрне, нәтиҗәләрне югалтмас өчен, өйдә ничек шөгыльләнергә кирәклеген аңлаталар.