Яз килүе инде табигатьтә ныклап сизелә, бар дөнья, бар тереклек кышкы йокыдан уяна. Кыш бик китәргә ашыкмаса да, әйләнә-тирәдә кар эреп, елгалар хасил була башлады. “Наз” приюты балалары язгы үзгәрешләрне күзәтү өчен, тәрбияче Э.Р. Сабирҗанова җитәкчелегендә, акыллы сәяхәткә юл тоттылар.
6нчы апрельдә язгы урман буенча йөргәндә укучылар чыршы һәм наратның бүртеп чыккан яшел бөреләрен күзәттеләр, кошларның матур, моңлы бер көйгә сайрауларын дикъкат белән тыңладылар, кояшта, ачык аланлыкларда карның эреп агуын күзәттеләр.
Приютта тәрбияләнүче балалалар кошларга һәм урман җәнлекләренә күчтәнәчләр – икмәк кисәкләре һәм көнбагыш алып килеп, җимлекләргә салдылар.