«Родник» үзәгендә «Семицветик» программасын тормышка ашыру дәвам итә

2018 елның 6 апреле, җомга

Теләче халыкка социаль хезмәт күрсәтү «Родник» үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Семицветик» дип исемләнгән программа кысаларына таянып, балалар белән дәрес уткәрделәр.

Дәрес 3 этаптан торды. 1 этапта дәресне психолог алып барды. Дәрес башында балаларны берләштерү максатыннан “Клубок” дигән уен үткәрелде “Спаси птенца”, “Ладушки” дигән уеннар белән дәрес дәвам итте. Ахырда балалар “Минем хәзерге вакыттагы кәефем” дигән темага рәсем ясадылар.

2 этапта педагог балаларны геометрик фигуралар белән таныштыруын дәвам итте, төсләр турында белемнәрен ныгыту максатыннан балалар шакмаклардан өй төзеделәр.

3 этапта әти-әниләр белән үз баларын ишетә, аңлый белү максатыннан “Безнең балалар төрле” темасына төркемле эш үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International