Бүгенге көндә Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бер Бөек Ватан сугышы ветераны һәм ун тыл ветераны яши.
Җәмгыятьнең бурычы – өлкән буынга карата җылы һәм сак караш тәрбияләү, аларга гамәли ярдәм күрсәтү. Яшь буында патриотик сыйфатларны тәрбияләү аеруча мөһим.
Бүген волонтерлар нәкъ менә шундый кайгыртуны күрсәттеләр. Норлат гимназиясе укытучылары, укучылары интернат-йортында яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучы һәм тыл ветераннары белән очраштылар. Балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрне тапшырдылар, ә өлкәннәр Бөек Ватан сугышы, үз тормыш юллары, балачак еллары турында сөйләделәр.