Яңа Чишмә мәшгульлек үзәге балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау Комиссиясе утырышында катнашты

2018 елның 6 апреле, җомга

Бүген Яңа Чишмә муниципаль районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча Комиссиянең чираттагы утырышы узды. Чара Алексеевск аграр колледжы филиалында үткәрелде.

Утырыш башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары В. Семеняк рәислегендә узды.

Чара барышында ике административ материал һәм социаль хезмәтләр гаризалары каралды. Утырышта катнашкан мәшгульлек үзәге белгече гражданнарга үзәкнең хезмәтләре турында хәбәр итте, эшкә урнаштыру мәсьәләсе буенча консультация бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International