Питрәч районы “Кайгырту” социаль үзәге өйдә хезмәт күрсәтү бүләкчәсе белгече Әлфия Хасим кызы Матвеева Күн авылы җирлеге территориясендә социаль хезмәткәрләрнең эш графиклары белән танышты һәм сыйфатын тикшерде.
Күн авылы җирлегендә өч социаль хезмәткәр эшли, алар 22 ялгыз һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә хезмәт күрсәтә. Күрешү барышында сораштыру үткәрендә, өйдә социаль хезмәт күрсәтүнең сыйфатына анализ ясанды.
Ярдәмгә һәм тәрбиягә мохтаҗ гражданнарың яшәү шартлары, санитар торышы, сәламәт фикерләү рәвеше, борчыган сораулары, торак коммуналь бурычлар турында актлар язылды.
"Янгын куркынычсызлыгы" һәм "Сак булыгыз мошенниклар" профилактик әңгәмәләрдән соң ялгыз яшәүчеләргә белешмәлекләр тапшырылды.
Социаль хезмәткәрләргә башкарган эшнең сыйфаты һәм графигы ягыннан шелтәләр һәм искәрмәләр ачыкланмады. Аларга намуслы хезмәләре, кайгыртулары һәм игътибарлары өчен бары тик рәхмәт сүзләре генә белдерделәр.