Бүген Зәй мәшгульлек үзәгендә шәһәрнең 2нче һәм 3нче мәктәпләренең 10нчы сыйныфында укучылар өчен Ачык ишекләр көне үтте.
Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Күчмә офисы 5нче номерлы төзәтү колониясенә чыкты. Анда иреккә чыгарга әзерләнүче һәм эшкә урнашырга мохтаҗлары булган затлар өчен консультация хезмәтләре күрсәтелде.
Шушы көннәрдә «Региональное агентство развития квалификаций» оешмасы базасында ЭВ һәм ВМ операторы һөнәре буенча курслар тәмамланды.
Кичә Ютазы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә “Персоналны, килүчеләрне эвакуацияләү һәм шартлы янгынсүндерү” темасы буенча күнекмә үткәрелде.
Эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру максатыннан 5нче апрельдән 28 апрельгә кадәр Яшел Үзән мәшгульлек үзәгеяшь буын арасында «Яшүсмерләр күзлегеннән имин хезмәт» плакатлар бәйгесе уздыра. Чара Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган.
Волонтер елы үткәрү кысаларында Минзәлә шәһәренең «Волонтер» үзәге мөмкинлекләре чиклебалалар һәм яшүсмерләр өчен «Умырзая»тернәкләндерү үзәгендә булды.
Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында эшләүче белгечләр үз эшләрендә “Җеп белән рәсем ясау” техникасын кулланалар. Бу арт-терапиянең бер төре.
«Бергә булдырабыз» проектын тормышка ашыру кысаларында ун социаль хезмәт алучы балалар ата-аналары белән берлектә Туган якны өйрәнү музеенда булдылар.
Ялгызлык пенсионерларга начар йогынты ясый, аларның сәламәтлегенә тәэсир итә, ә аралашу булмау бөтенләй аларның тормышын кыскартырга мөмкин. Әлбәттә, картлык көнендә ялгызлыкны җиңү ысуллары бар. Мәсәлән, Питрәч «Забота» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтүбүлекчәсендә инновацион «Компьютер белеме» технологиясе эшли.
Сарман районы “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 18 апрель көнне узган өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләренең гомуми җыелышында сыйфатлы итеп хезмәт күрсәтү буенча аңлату эшләре алып барылды.