Шушы көннәрдә «Региональное агентство развития квалификаций» оешмасы базасында ЭВ һәм ВМ операторы һөнәре буенча курслар тәмамланды.
Уку дәвамында эшсез гражданнар офис программаларында һәм махсуслаштырылган приложенияләр белән эшләргә өйрәнделәр.
Уңышлы имтихан тапшырганнан соң тыңлаучыларына билгеләнгән үрнәктәге документ тапшырылды.