"Шәфкать" үзәге социаль хезмәткәрләре актуаль эш юнәлешләре буенча фикер алыштылар

2018 елның 20 апреле, җомга

Сарман районы “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 18 апрель  көнне узган өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләренең гомуми җыелышында  сыйфатлы итеп хезмәт  күрсәтү буенча аңлату эшләре алып барылды.

Социаль хезмәткәрләргә җыелыш барышында:

- Җиңү көне алдыннан үткәрелә торган чараларда катнашырга;

- прививкаларның вакытында ясалуына игьтибар итәргә;

- авылларда җыештыру эшләре башкарганда куркынычсызлык кагыйдәләрен катгый сакларга;

- язгы җыештыру эшләрен вакытында алып барырга;

- өмәләрдә катнашырга;

- коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләп барырга кирәклеге кисәтелде;

- инвалидларга дару алырга кирәклеге турында аңлату эшләрен алып баруны дәвам итәргә дигән мәсьәләләр турында фикер алышты.

Күп еллар социаль тармакта эшләүче хезмәткәрләрнең тәҗрибәләре белән уртаклашу турындагы чыгышы хезмәттәшләрнең күңеленә хуш килде. Алдагы хезмәт башкару барышында бирелгән киңәшләр файдага ярап, кулланышта урын табар дип ышандырып калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International