Бүген Зәй мәшгульлек үзәгендә шәһәрнең 2нче һәм 3нче мәктәпләренең 10нчы сыйныфында укучылар өчен Ачык ишекләр көне үтте.
Очрашу барышында үзәк директоры Екатерина Андреева мәшгульлек үзәге алдына нинди бурычлар куелуы турында сөйләде. Эшкә урнаштыру бүлеге башлыгы Ольга Лаптева учреждение буенча экскурсия үткәреп, белгечләрнең эш технологиясе белән таныштырды, күрсәтелүче төп дәүләт хезмәтләре турында аңлатты. Ул укучыларның игътибарын һөнәри ориентлашу һәм укудан тыш буш вакытта балигъ булмаган гражданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләләренә юнәлтте. Чарада катнашучылар интернет-ресурслар ярдәмендә ничек эш табарга мөмкин булуы турында да белделәр.