Ялгызлык пенсионерларга начар йогынты ясый, аларның сәламәтлегенә тәэсир итә, ә аралашу булмау бөтенләй аларның тормышын кыскартырга мөмкин. Әлбәттә, картлык көнендә ялгызлыкны җиңү ысуллары бар. Мәсәлән, Питрәч «Забота» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтүбүлекчәсендә инновацион «Компьютер белеме» технологиясе эшли.
Кичә социаль эш буенча белгеч Гөлгенә Галиәхмәтова компьютер белән эшләү буенча дәрес үткәрде. Компьютер белән иң җайлы әйберләрдән, сүзләр һәм гамәлләрдән башланып китте – клавиатурада нинди төймәләргә басырга һ.б.