Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре хөкем ителгән гражданнарга консультацияләр үткәрде

2018 елның 20 апреле, җомга

Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Күчмә офисы 5нче номерлы төзәтү колониясенә чыкты. Анда иреккә чыгарга әзерләнүче һәм эшкә урнашырга мохтаҗлары булган затлар өчен консультация хезмәтләре күрсәтелде.

22 хөкем алган кеше халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә мәгълүмат алдылар, һөнәри юнәлеш билгеләргә ярдәм итүче тест уздылар.

Киләсе шундый очрашу агымдагы елның июль аенда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International