Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында эшләүче белгечләр үз эшләрендә “Җеп белән рәсем ясау” техникасын кулланалар. Бу арт-терапиянең бер төре.
Бу техниканың үзенчәлекләре булып аның гадилеге, рәсем ясарга яратучылар белән эшләүдә кулланылуы тора.
Рәсем ясауның стандарт булмаган алымнары иҗади потенциалны ачуда ярдәм итә. Зәвык хисен, чикләрне киңәйтә, иҗади хыялларын арттыра.
Түгәрәк дәресләрендә рәсем ясауда бэйлэм өчен җепләр кулланалар.
Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында социаль хезмэт алучылар әлеге техниканың уңай йогынтысы бар икәнен билгелиләр. Мәсәлән, Коссе Ольга Михайловна, түгәрәкләргә бик теләп йөри, актив катнаша, башка яшәүчеләрне дә түгәрәкләрдә актив катнашырга әйди, чөнки үзе уңай тәэсирләр ала.