ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 20нче апреленнән Татарстан Республикасында Язгы игелекләр атнасы башланып китте. Бу акция республикада гына түгел, Бөтен Рәсәй буйлап үткәрелә.

20нче апрель көнне Чирмешән картлар һәм инвалидлар йортында камыр әвәләү дәресе уткәрелде. Әлеге алым инвалидлар һәм олы яшьтәге кешеләрне текрнәкләндерү өчен кулланыла. Дөрес, аны психологик методикага да, рекреацион методикага да кертеп булмый. Камыр әвәләү – психотерапия, психология һәм рекреациянең кушылмасы.


20
апрель, 2018 ел
җомга

2018 елның 7нче марты Федераль закон нигезендә 2018 елның 1 маеннан минималь хезмәт хакы күләме 11 163 сум күләмендә билгеләнгән. Эш бирүчеләр эш вакыты нормасын тулысынча үтәгән һәм хезмәт нормаларын үтәгән хезмәткәрләргә күрсәтелгән минималь хезмәт хакыннан азрак булмаган айлык хезмәт хакы түләргә тиеш.

 

19 апрель көнне социаль яраклашуда кыенлыклар кичергән балалар өчен Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Шатлык"  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәгебелгечләре тарафыннан С.Рафиков исемендәге китапханәгә экскурсия оештырылды.

 

Югары Ослан районының “Өмет утраучыгы” халыкка хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге базасында 2012 елдан бирле “Оста куллар” клубы эшли. Аның максаты – социаль хезмәт күрсәтелүче балаларның иҗади, заманча, креатив фикер йөртү сәләтләрен үстерү, аларда мөстәкыйль рәвештә иҗат итү теләге уяту, образ уйлап табарга һәм аннары аны инде материалда эшләргә омтылышны үстерү, шулай ук төрле яктан үскән, камилләшкән шәхес формалаштыру.

 

20 апрельдә Россиядә Илкүләм донор көне билгеләп үтелә. Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар “Юлдаш” интернат-йортында тәрбияләнүчеләр өчен донор көненә багышланган тематик кичә узды.

 

Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 статьясы нигезендә 1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 май – Җиңү Көне – бәйрәм ял көннәре булачак.

 

Лениногорск “Исток-Башлангыч” комплекслы үзәге белгечләре, «Волонтер» активистлары белән бергә, Бөтендөнья балаларга карата золым белән көрәшү айлыгына багышланганакция үткәрделәр.

 

Бүген Бөгелмә шәһәре 4нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында семинар-түгәрәк өстәл узды.

 

Тәтешнең “Тәтеш балкышы” комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече “Урамда балаларның куркынычсызлыгы кагыйдләре” дигән чара үткәрде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International