Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 статьясы нигезендә 1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 май – Җиңү Көне – бәйрәм ял көннәре булачак.
2018 елда 7 гыйнвардагы ял көне чәршәмбе 2 май көненә, 28 апрель көнендәге ял – дүшәмбе 30 апрель көненә күчерелгән.
Шул исәптән, 29, 30 апрель, 1, 2 май һәм 9 май ял көннәре булачак. 28 апрель һәм 8 май көнне эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.