Алты ел дәверендә “Өмет утраучыгы” үзәгендә “Оста куллар” клубы эшли

2018 елның 20 апреле, җомга

Югары Ослан районының “Өмет утраучыгы” халыкка хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге базасында 2012 елдан бирле “Оста куллар” клубы эшли. Аның максаты – социаль хезмәт күрсәтелүче балаларның иҗади, заманча, креатив фикер йөртү сәләтләрен үстерү, аларда мөстәкыйль рәвештә иҗат итү теләге уяту, образ уйлап табарга һәм аннары аны инде материалда эшләргә омтылышны үстерү, шулай ук төрле яктан үскән, камилләшкән шәхес формалаштыру.

Әлеге клубның җитәкчесе - гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Ләйсән Сөнгатуллина. Клуб дәресләрендә балалар хезмәт эшчәнлегенең бик күп төрләре белән шөгыльләнәләр: кәгазь, тукыма, табигый материаллар белән эшлиләр. Бу шөгыль балаларның тормышта кирәкле элементар кул эшләрен өйрәтүгә юнәлдерелгән. Әгәр бала дәрестә “Мин моны үзем эшләргә телим” дигән фикергә килә икән, димәк клуб максатына ирешкән дигән сүз. Социаль педагогның бурычыбалага нәрсәдер эшләргә ярдәм итүдән бигрәк, аңа мөмкинлекләре тулысынча ачылырлык шартлар тудырудан гыйбарәт. Ниндидер эшләнмә ясаганда бала чиратлап, эзлекле рәвештә эшләргә, корал белән эш итү тәртибен өйрәнә.

Клубның чираттагы дәресе 26 апрель - Чернобыль һәлакәтен Халыкара искә алу көне алдыннан үтте. Социаль хезмәт күрсәтелүче балалар оригами техникасы белән бик матур открыткалар ясадылар. Алар 26 апрель көнне Чернобыль электр станциясе һәлакәте ликвидациясендә катнашучыларга тапшырылачак. Югары Ослан районында андый 6 кеше бар. 

“Әзер эшләнмәләрне күерп, балалар аларны чагыштыралар, аларның кимчелекләрен яки өстенлекләрен күрәләр, үз эшләренә тәнкыйть күзлегннән карыйлар. Ягъни, аларда аналитик фикерләү сәләте туа. Шунысы аеруча мөһим: балалар үз хезмәтләренең әһәмиятле, тирә-юньдәгеләргә файдалы икәнен аңлыйлар”, - ди социаль педагог Ләйсән Сөнгатуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International