20 апрельдә Россиядә Илкүләм донор көне билгеләп үтелә. Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар “Юлдаш” интернат-йортында тәрбияләнүчеләр өчен донор көненә багышланган тематик кичә узды.
Медицина хезмәткәрләре һәм реабилитация бүлеге белгечләре медицина училищесының студент-волотерлары белән берлектә милли донор көненә багышлап "Тормышны саклап" исеме астында үтте. Кичә барышында интернат-йортта тәрбияләнүчеләр "Нәрсә ул донорлык һәм кем ул донор?" сорауларына җавап таптылар, донорлыкның безнең илдә нинди мөһим роль уйнавына тагын бер тапкыр инандылар. Әңгәмә барышында Илкүләм донор көне турында фикер алышынды, “Рәхмәт сиңа, донор!“ девизы астында видеороликлар күрсәтелде.
Тагын шуны да искәртеп узасы килә, интернат-йортта мактауга лаек донорлар да яши. Татьяна Михаил кызы Озолиня һәм Шәмсемөхәммәт Нурмөхәммәт улы Багманов үз гомерләрендә 40 тапкыр кан биреп, кемнәрнеңдер гомерләрен коткарып калган.