20нче апрель көнне Чирмешән картлар һәм инвалидлар йортында камыр әвәләү дәресе уткәрелде. Әлеге алым инвалидлар һәм олы яшьтәге кешеләрне текрнәкләндерү өчен кулланыла. Дөрес, аны психологик методикага да, рекреацион методикага да кертеп булмый. Камыр әвәләү – психотерапия, психология һәм рекреациянең кушылмасы.
Алымның төп максаты – сәламәтлекләре чикле кешегә ярдәм итү, иҗат итү ярдәмендә терапия алымнары белән кешенең психоэмоциональ халәтен яхшырту, аңа иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итү, гади күзгә күренмәмгән психик проблематик якларын ачыклау, кешенең шәхси ресурсларын актуальләштерү, мөмкинлек булганда аңа күңел тынычлыгы булдыру.
Монда белгечләр коррекцион эшкә арт-терапия алымнарын кертеп, социаль-психологик ярдәмнең бөтен комплексларын кулланып, сәламәтлекләре чикле кешеләргә эчке кичерешләрен чагылдыруда уңай мөмкинлекләр тудырырга, аларның әйләнә-тирә дөньяга кызыксынуын арттырыга тырышалар.