Лениногорск “Исток-Башлангыч” комплекслы үзәге белгечләре, «Волонтер» активистлары белән бергә, Бөтендөнья балаларга карата золым белән көрәшү айлыгына багышланганакция үткәрделәр.
Шәһәр халкы арасында буклетлар һәм зәңгәр тасма – балаларга карата золым белән көрәшү символы тараттылар. Бу төс бала тәнендәге синякларны хәтерләтә һәм аларны җәбер-золымнан якларга кирәклеге турында искә төшерә.