Түбән Камада “Игелек маршы”

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

2018 елның 20нче апреленнән Татарстан Республикасында Язгы игелекләр атнасы башланып китте. Бу акция республикада гына түгел, Бөтен Рәсәй буйлап үткәрелә.

«Веста» үзәге белгечләре, волонтер берләшмәләренең активистлары белән берлектә, Татарстан Республикасында яшьләр арасында волонтерлык хәрәкәтен популярлаштыру һәм бу агымга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максаты белән «Игелек маршы» үткәрделәр.

Яңгырлы һава торышы булуына да карамастан, яшь волонтерлар шәһәр урамнарына «ДоброГод» дигән китапчыклар таратырга чыктылар. Юлларында очраган һәрбер кеше белән аралаштылар, аларга “Язгы игелекләр атнасы” турында сөйләделәр, волонтер буларак ниндидер яңа әйберләргә өйрәнеп булуын, җаваплылык, түземлек хисен арттырырга, кайбер өлкәдә һөнәри осталыкны арттырып була икәнен сөйләделәр.

«Игелекләр маршы» Язгы игелек атнасының башлангыч ноктасы булып торды, волонтерлар әле атна дәвамында бик күп хәйрия чараларда катнашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International