Бөгелмәнең "Маяк" социаль адаптация үзәгендә "Аеклыкта -көч" дигән әңгәмә оештырылды. Әңгәмә пенсия яшендәге һәм эшсез гражданнар арасында алкогольдән агуланучыланы киметү җәһәтеннән оештырылды.
Бүлек җитәкчесе Ольга Анисимова алкогольнең зыяны турында сөйләде. Шулай ук Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы китергән аяныч статистика нәтиҗәләре белән дә таныштырды. Соңыннан әңгәмәдә катнашучылар сәламәтлекнең зур байлык һәм ул байлыкны сакларга кирәклеген аңладылар.