Чаллының «Доверие»гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә балаларда патриотик хисләр тәрбияләүгә зур игътибар бирелә.
Ватанпәрвәрлек хисе – халкың өчен горурлык кына түгел, ә балада туган илеңә, шәһәреңә, гаиләгә карата да мәхәббәт дигән сүз. «Доверие» үзәге «Мин Россияне яратам» акциясе оештырды.
Акция барышында балалар Россия символлары ясады, тематик викторина сорауларына җавап бирде. Проект авторлары хәбәр иткәнчә, мондый чаралар яшьләрдә туган ил тарихына кызыксыну уята.