19 июньдә «Фианкетто» шахмат клубы базасында республикакүләм шахмат-шашка турниры узачак. Акыл ярышы картлар һәм инвалидлар интернат-йортларында, психоневрология интернатларында тәрбияләнүчеләр арасында үтә.
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы,Республика ресурслар үзәге әлеге проектны өченче тапкыр оештыра. Ел саен катнашучылар саны арта бара. Ярышлар барышында һәркем беренчелек өчен көрәшә. Шуңа күрә чара чып-чын спорт уеннарын хәтерләтә.
Турнирда барлыгы 23 учреждениедән 40 кеше катнаша. Җиңүчеләр истәлекле призлар, ә катнашучылар дипломнар белән бүләкләнәчәк.