Менделеевскта "Мин тартмыйм" акциясе

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы билгеләгәнчә, үлүчеләр арасында тәмәке тарту арткасында якты дөнья белән хушлашучылар икенче урында тора. Шул уңайдан Менделеевскта "Наркотикларсыз тормыш" республика акциясе кыссаларында чара оештырылды. 

 

"Берег Надежды" үзәге белгечләре 14 июньдә урамнарга чыгып яман гадәтнең аянычлы нәтиҗәләре турында халыкка аңлату эшләре алып барды. Н.В. Дьячкова һәм Н.А. Маснавиева кешеләрне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды. Халыкка  буклетлар таратылды, сигареттны конфетка алыштырырга тәкъдим ясалды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International