Алабуганың мәшгульлек үзәге эшсезләр арасында социаль адаптация эшләре алып бара

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Алабуганың мәшгульлек үзәгенә теркәлгән эшсез гражданнарга агымдагы елның май аеннан социаль адаптация дәүләт ярдәмен Казан шәһәре «БИНК» өстәмә һөнәри белем бирүче социаль-эш клубы ассоциациясе белгечләре күрсәтә.

Бу төр хезмәтнең төп максаты гражданнарны авыр вакытта ярдәм итү. Социаль адаптация эш эзләү вакытын да кыскарта. Проект авторлары хәбәр иткәнчә, 66 эшсезгә хезмәт күрсәтелгән инде. Тагы 145 гражданга хезмәт урыннары эзләү буенча мәгълүматлар биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International