22 июньдә Менделеевск муниципаль районында тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә һәйкәл ачылды. Тантаналы рәвештә узган чарада «Камские зори» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүчеләр дә катнашты.
Әлеге һәйкәл фидакарь тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт йөзеннән куелды. Көнне төнгә ялгап, ялны белми авыр хезмәт башкарган батыр йөрәкле хезмәткәрләр Бөек Җиңү өчен тырышкан.