2018 ел башыннан Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 1028 граждан теркәлгән. 25 июньгә үзәктә теркәлгән эшсезләр саны 794 кешене тәшкил итә.
Икътисади актив халык саны белән чагыштырганда эшсезлек дәрәҗәсе 0,72%.
Гражданнарның эшсезлек корылышында җенси үзенчәлек буенча:
хатын-кызлар - 62%;
ир-атлар - 38 %п.
яшь буенча:
16 -29 яшьтәгеләр – 21%;
пенсия яшендәгеләр – 9%.
эшсез калуның сәбәпләре:
үз теләге белән эштән китүчеләр – 64%,
предприятиеләр һәм оешмаларның штат кыскартуы сәбәрле эштән чыгарылучылар – 8%.
белем дәрәҗәсе буенча:
югары профессиональ белемлеләр - 37%,
урта һәм башлангыч һөнәри белемлеләр - 36%,
белем дәрәҗәсе түбән булганнар ( урта мәктәпнең тугыз һәм унбер сыйныфын бетерүчеләр)– 27%.
һөнәри составы буенча:
эшче һөнәр ияләре (46%) әлеге белгечлекләр буенча эш эзли: автомобиль йөртүче, ишегалды җыештыручы, кладовщик, контролер, котельный операторы, ЭВМ операторы, сакчы, ярдәмче эшче, сатучы, пешекче, слесарь, җыештыручы һәм башкалар;
махсус хезмәткәр белеменә ия булучылар (52 %) – система администраторы, бухгалтер, тәрбияче, кагазьләр белән эш итүче, инженер, шәфкать туташы, менеджер, тәрбияче ярдәмчесе, белгеч, икътисадчы, юрист һ. б.;
бернинди һөнәре дә булмаучылыр 2% ны тәшкил иткән.