30 июньдә “Наркотикларсыз тормыш” республика күләмендә оештырыла торган наркоманиягә каршы акция төгәлләнәчәк.
Әлеге акциядә Биектауның “Өмет” комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге дә актив катнашты. Үзәк белгечләре төрле трениглар, спорт ярышлары, интерактив дәресләр оештырды. Бу юнәлештәге эшчәнлектә үзәктәгеләргә волонтерлар да ярдәм итте.
“Өмет” белгечләре профилактик әңгәмәләр вакытында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалады.