Аксубайның "Мечта" приютында "Наркотикларсыз тормыш" дигән акция уңаеннан "Юк, дип әйтергә өйрән", дип аталучы чара оештырылды. Чарада приютта тәрбияләнүчеләр катнашты.
Әлеге чарага балалар алдан ук әзерләнде, сценарийны үзләре язды. Залны әзерләделәр, гадәти булмаган костюмнар уйлап таптылар. Программаны алып баручылар акциядә катнашучыларга уеннар тәкъдим итте. Уеннар барышында балалар төрле очракларда килеп туган проблемаларны хәл итәргә өйрәнде. Артистларны залдагы тамашачы кайнар алкышлар белән хуплап торды.