Питрәч приютында уйлап табу осталыгын үстерәләр

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

Питрәчнең "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында кече яшьтәге төркем балаларының уйлап табу сәләте һәм дәвамлы кызыксынуларын үстерү җәһәтеннән төрле чаралар оештырыла.

Дәресләр мавыктыргыч итеп оештырыла. Балаларда иҗат итүгә кызыксыну уяна, үзләре иҗат иткән эшчәнлек өчен горурлык хисләре туа.  Бүген балалар "Самолет" темасына багышланган дәрестә катнашты. Алар очкычның төзелеше белән танышты, очучы һөнәренең үзенчәлекләре турында мәгълүмат алды. Дәрес азагында коллектив белән аппликация ясадылар. Социаль адаптациягә юнәлдерелгән чарадан һәркем канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International