"Изгелек"тә бию түгәрәге

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

Чаллының     “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  социаль хезмәт алучыларга бию түгәрәге эшли.  Чараның төп максаты: бию аша социаль хезмәт алучыларның ихтыяҗларын  канәгатьләндерү, иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм буш вакытларын күңелле уздыру иде.

Биюләрнең күңел күтәрә, хәрәкәтне арттыра, тән рәхәтлеге бирә  торган үзенчәлеге бар. Социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова hәм волонтер Шаехтимир Насриев   "Бию терапия" программасы буенча шөгыль үткәрде. Бию түгәрәге  барышында  буыннарны яздыру  өчен җиңел генә күнегүләр ясадылар,  сак кына сикерүле элементлар башкардылар, вальс борылышларын өйрәнделәр.

74 яшьлек социаль хезмәт алучы, авыру аяклары белән, бу күңел күтәрә торган чарада кул таякларын калдырып вальс та әйләнеп алды. Катнашучылар бию терапиясеннән канәгать булып калды һәм  бию түгәрәгенә йөрергә теләүләрен белдерделәр. Чарада 18 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International