ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2018 ел
җомга

Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә 442 номерлы “Россия федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре“ дигән федераль законның төп нигезләмәләрен аңлату hәм социаль хезмәт алучыларның шәхси программалары буенча мәгълүмат-консультациясе булып узды.

 

Чистайның "Юлдаш" картлар һәм инвалидлар йорты "ЛУКОЙЛ" ҖАҖ социаль һәм мәдәни проектлар төбәк  еллык  конкурсында катнашты. Юлдашлылар "Спорт" номинацияcендә катнашып 50 меңлек сумлык грант отты.

Алабуганың “Астра” мөмкинлекләре чикле бала һәм яшүсмерләрнең тернәкләндерү  үзәгендә танып-белүгә һәм этикага багышланган “Олы яшьтәге кешеләргә мөнәсәбәт” темасына әңгәмә үтте.

Югары Ослан муниципаль районында җәйге каникуллар чорында балигъ булмаганнар тарафыннан хокук бозуларны кисәтү,  шулай ук моның сәбәпләрен һәм шартларын ачыклау  максаты    белән  «Яшүсмер – 2018» ведомствоара профилактик операциясе  үткәрелә.

Баулы районы картлар һәм инвалидлар интернат-йортының социаль белгече Р.Вәгыйзова Совет киносы атналыгы оештырды.

26 июльдә Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә спорт бәйрәме узды. "Көчлерәк,биегрәк, тизрәк", дип аталган бәйрәмдә балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты.

Тәтешнең "Тәтеш балкышы" халыкка  комплекслы социаль  хезмәт күрсәтү үзәгендә Мобиль бригаданың план бунча ерактагы  торак пунктларга чыгуы дәвам  итә. Әле проектның  максаты - ялгыз һәм ялгыз яшәүче  70 яшь һәм аннан да  өлкәнрәк гражданнарның ничек  яшәү хәлләрен ачыклау.

Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  Җиңү бәйрәменең 75 еллыгына әзерлек уңаеннан “Россия тарихының истәлекле хәрби көннәре календаре” дигән видеомарафон булып узды.

Чирмешән районы “Мәрхәмәтле йөрәк” үзәгенең өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә "Юрист ярдәмгә ашыга" технологиясе эшли.

Алексеевск районының "Радуга" үзәге белгечләре кызыклы чара оештырды. Чарада үзәкнең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге карамагындагы балалар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International