“Астра”  үзәгендә танып-белүгә һәм этикага багышланган “Олы яшьтәге кешеләргә мөнәсәбәт” темасына әңгәмә үтте

2018 елның 27 июле, җомга

Алабуганың “Астра” мөмкинлекләре чикле бала һәм яшүсмерләрнең тернәкләндерү  үзәгендә танып-белүгә һәм этикага багышланган “Олы яшьтәге кешеләргә мөнәсәбәт” темасына әңгәмә үтте.

Әңгәмәнең максаты балаларда олы кешеләргә карата ихтирамлы мөнәсәббәт формалаштуру, аларга игътибарлы булырга өйрәтү, ярдәмләшү, хөрмәт һәм мәхәббәт күрсәтү.

Башта балалар С.Михалковның “Лапуся”, В.Осееваның “Уллар”, “Гап-гади генә карчык” дигән әсәрләрен тыңлады. Балалар һәм аларның әти-әниләре тәрбиячеләр белән бергә әсәрнең эчтәлеген анализлады, башкаларның һәм үзләренең эш-гамәлләрен, теге яки бу вакытта нинди адым ясарга кирәклеген бергәләп тикшерде. Шулай ук балаларга һәм әниләргә әсәрнең эчтәлеге буенча сораулар бирелде:

Сез ничек уйлыйсыз, автор безнең алда нинди мәсьәләләрне ача? Кемнәрне олы яшьтәге буын” дип әйтәләр? Бу  һ.б.сораулар бирелде.

Тәрбияче нәтиҗә ясап, олыларга күбрәк игътибар, хөрмәт күрсәтергә кирәклеген аңлатты. Без олыларга нинди мөнәсәбәттә булсак, олылайгач, үзебезгә дә шуны ук күрергә туры килергә мөмкин дигән нәтиҗәгә килделәр. Әңгәмәнең азагында тәрбияче гаилә, учак символы булган шәмне кабызып, башкаларга аны биреп, үз фикерләре белән уртаклаштылар.

Бу чарада мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты, аларның саны барлыгы 18 иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International