"Радуга" балалары иҗади сәләтләрен күрсәтә

2018 елның 27 июле, җомга

Алексеевск районының "Радуга" үзәге белгечләре кызыклы чара оештырды. Чарада үзәкнең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге карамагындагы балалар катнашты.

Очрашу интеллектуаль викторинадан башланып китте. Монда балалао Лев Толстой биографиясенә нисбәтле белемнәрен күрсәтте, язучы әсәрләренең исемнәрен, сюжетларын искә төшерде. Балаларның әдәбият өлкәсендәге белемнәре һәркемне сөендерде.

Дәрес азагында балалар үзләренең иҗади сәләтләре һәм бай фантазияләре барлыгын да раслады. Песоктан Лев Толстой персонажлары да сүрәтләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International