Чистайның "Юлдаш" картлар һәм инвалидлар йорты "ЛУКОЙЛ" ҖАҖ социаль һәм мәдәни проектлар төбәк еллык конкурсында катнашты. Юлдашлылар "Спорт" номинацияcендә катнашып 50 меңлек сумлык грант отты.
Интернат-йортта спорт белән җитди шөгыльләнәләр. Россиякүләм спорт фестивальләрендә дә уңышлы чыгышлар ясыйлар. Быел 23-26 июль көннәрендә "Русь" ял базасында ( Чайковский шәһәре)инвалидлар арасында узучы проектта "Юлдаш" карамагындагылар зур нәтиҗәләр күрсәтте. Любовь Боганова, Айдар Сафин ярышларда призлы урыннар яулады.
"Юлдаш" администрациясе үзләренә ярдәм күрсәткән оешмаларга олы рәхмәтен җиткерә.