Баулы районы картлар һәм инвалидлар интернат-йортының социаль белгече Р.Вәгыйзова Совет киносы атналыгы оештырды.
Берничә көн дәвамында интернат-йортта яшәүчеләр классикага әверелгән совет кинематография әсәрләрен тамаша кылды. Кинотерапия ярдәмендә инвалидлар һәм олы яшьтәгеләр тирәк-як мохитне кабул итү офыкларын киңәйтте. Кайберәүләрендә яңача яшәү өмете кабынды.
Картиналарны карагач, һәркем үз тормышындагы вакыйгаларны анализлады, сюжет буенча үз фикерләрен белдерделәр.