"Изгелек"тә социаль хезмәтләр турында сөйләделәр

2018 елның 27 июле, җомга

Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә 442 номерлы “Россия федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре“ дигән федераль законның төп нигезләмәләрен аңлату hәм социаль хезмәт алучыларның шәхси программалары буенча мәгълүмат-консультациясе булып узды.

Очрашу барышында социаль адаптация бүлекчәсе мөдире Наталья Попова реабилитациягә яңа килүчеләргә 442 номерлы федераль законның төп нигезләмәләрен аңлатты.  2018 елда күп кенә социаль хезмәт алучыларның шәхси программалары гамәлдән чыгуы турында искәртте,  ул документларны озайту өчен кая мөрәҗәгать итәргә hәм нинди документлар әзерләп тапшырырга  кирәк булачагын  сөйләде.

Катнашучылар соңыннан үзләреннең кызыксындырган сорауларын бирделәр,   белгеч аларга төгәл итеп җавап бирде. Чарада 41 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International