Югары Ослан муниципаль районында җәйге каникуллар чорында балигъ булмаганнар тарафыннан хокук бозуларны кисәтү, шулай ук моның сәбәпләрен һәм шартларын ачыклау максаты белән «Яшүсмер – 2018» ведомствоара профилактик операциясе үткәрелә.
16 майдан алып 31 июльгә кадәр «Яшүсмер – каникул» этабы уза. Операцияне әзерләү һәм уздыру буенча эшче төркем составына «Өмет утрауы» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре дә керә.
Ведомствоара рейд уңаеннан профилактикалау субъектлары районның 6 торак пунктында, 16 гаиләдә булдылар. Барлык гаиләләрдә дә ата-аналар белән үзләренең балигъ булмаган балаларына карата тәрбия һәм укыту буенча бурычларын тиешенчә үтәү турында әңгәмәләр үткәрелде, гаиләнең яшәү шартлары турында актлар төзелде.
Белгечләр янгын куркынычсызлыгы, үз-үзеңне суда тоту кагыйдәләре турында буклетлар тапшырдылар, Татарстан республикасының 71 нче номерлы законын үтәү турында аңлату әңгәмәсе үткәрделәр.
Рейд барышында авыр хәлдә калган 4 гаилә ачыкланды. Бер гаилә спиртлы әчемлекләр куллану сәбәбе белән КДН карары буенча ведомствоара исәпкә куелды.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Эльвира Сафиуллина сүзләре буенча, шундый рейдларның максаты законнарны үтәүне контрольдә тоту гына түгел, ә иң мөһиме – балаларны җинаятьчеләрдән саклау, чөнки төнге сәгатьләрдә бала бик җиңел җинаять корбаны булырга мөмкин.