ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2018 ел
җомга

Чистай "Юлдаш" интернат-йортының яшь инвалидлар бүлеге спортсменнары 2013 елдан  спорт-бочча белән шөгыльләнә. Физкультура буенча инструктор  Светлана Шигаева аларга ярдәм итә.

Зәй муниципаль районындагы "Шатлык"  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге базасында  "Өлкән яшьтәге авыру кешеләргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүчеләр мәктәбе"нең беренче дәресен оештырды.

Биектау районы "Өмет" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече, биредә эшләп килүче "Поверь в себя" клубына йөрүче   яшүсмерләр белән терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш программасы уңаеннан,  Биектау районында урнашкан Л.Усманов җитәкләгән атлар сараена экскурсия оештырды.


9
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Үзәк китапханәнең 1 нче филиал китапханәче Дарья Миронова “Казаным – шигьри азаным” дигән темага яңгыратып уку чарасы үткәрде.

Теләченең "Чишмә" халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Югары Мәтәскә авыл җирлегендә “Конфликтны чишү юллары” дип исемләнгән дәрес уздырды.

8 август көнне Кама Тамагының "Богородский рай" үзәгенең  гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе  социаль педагоглары Аида Идрисова һәм Гөлназ Хөснетдинова "СПИД турында нәрсә беләсең?" дигән лекция үткәрде.

Котловка авылы һәм Алабуганың картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр авыл җыры кичәсе оештырды. "Деревенька+" һәм Котловка авылы Мәдәният йорты әби-бабайларга чын музыка бәйрәме бүләк итте.

2018 елның 8 августында Минзәләнең мәшгульлек үзәге белгечләре М.Соловьева һәм Н.Мөхәммәтова "Солнышко" һәм "Полянка" спорт-сәламәтләндерү лагерьларына Мобиль офис оештырды.

Бүген Алабуганың  “Астра” терңәкләндәру үзәгендә “Астра алга – безне спорт чакыра” дип исемләкгән спорт сәламәтләкдерү сменасы төгәлләнүгә багышланган чара узды.

"Бергә булдырабыз" республика проекты уңаеннан 8 августа Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә шәһәрнең янгын бүлегенә экскурсия оештырылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International