2018 елның 8 августында Минзәләнең мәшгульлек үзәге белгечләре М.Соловьева һәм Н.Мөхәммәтова "Солнышко" һәм "Полянка" спорт-сәламәтләндерү лагерьларына Мобиль офис оештырды.
Балаларга профориентация хезмәте күрсәтелде. Чарада барлыгы 69 бала катнашты, аларның 25 е физик мөмкинлекләре чиклеләр. Очрашу барышында танып-белү уеннары, булачак һөнәр буенча әңгәмә уздырылды.