"Изгелек"тә: "Казаным - шигъри азаным" әдәби уку

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Үзәк китапханәнең 1 нче филиал китапханәче Дарья Миронова “Казаным – шигьри азаным” дигән темага яңгыратып уку чарасы үткәрде.

Яңгыратып укуның максаты: актив тыңларга өйрәнү, яныңдагы кешене ишетү һәм укыган әсәрне аңлау иде.

Чара барышында танылган язучыларның Роберт Миннуллин, Шәүкәт Галиев һәм Равил Файзуллинның  әсәрләрен татар һәм рус телләрендә укыдылар. Социаль хезмәт алучылар Казан шәһәре турында күбрәк мәгълүмат алды. Чара ахырында актив фикер алыштылар.

Нәтиҗәдә, мондый чаралар уздыру өлкән кешеләрнең социаль активлыгын, аралашу сәләтен арттыра һәм тормыш тонусын киңәйтә.Чарада 17 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International