Зәй муниципаль районындагы "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге базасында "Өлкән яшьтәге авыру кешеләргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүчеләр мәктәбе"нең беренче дәресен оештырды.
Ярдәм күрсәтүчеләр мәктәбе - озак вакытлар авыр хәлдә ятучы кешеләрне тәрбияләүчеләрне авыруларга дөрес ярдәм күрсәтү, күңел халәтләрен күтәрү, яшәү шартарына яраклашуда ярдәм итү кагыйдәләренә һәм ысулларына өйрәтү ул.
9 августта узган укуга социаль хезмәткәрләр, өлкән яшьтәге волонтерлар һәм урын өстендә ятучыларның туганнары чакырылды.
Әлеге укулар авыруларга төрле ярдәм күрсәтергә өйрәтү белән генә чикләнми, ә бәлки көчле авыруларга дучар булган өлкәннәргә, инвалидларга карата игътибарлы һәм ихтирамлы караш тудыруга да этәргеч бирә.
Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шул мизгелне кемдер кыйммәтле тормышта, рәхәтлектә уздыра, кемдер бетмәс-төкәнмәс катлаулы дәваланулар, авырлыклар белән үткәрә. Җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмыйча, күңел сызлануларын ишетергә, авыр тормышларына – терәк, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч була алсак иде.