Бөгелмәнең "Возрождение" балалары янгын сүндерүчеләрдә кунакта

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

"Бергә булдырабыз" республика проекты уңаеннан 8 августа Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә шәһәрнең янгын бүлегенә экскурсия оештырылды. 

Чараның максаты балаларны һәм яшүсмерләрне янгын сүндерүче һөнәре белән якыннан таныштыру һәм янгын куркынычсызлыгы күнекмәләрен ныгыту.

Экскурсиягә үзәкнең 25 баласы барды, алар янгын сүндерү машинасы белән танышты, күп төрле сорауларына җавап алды. КУнакларга мастер-класс та тәкъдим ителде. Белгечләр раславынча, мондый чаралар балаларга киләчәк һөнәрләрен сайларга да ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International