Котловка авылы һәм Алабуганың картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр авыл җыры кичәсе оештырды. "Деревенька+" һәм Котловка авылы Мәдәният йорты әби-бабайларга чын музыка бәйрәме бүләк итте.
Ансамбль башкаруындагы борынгы әсәрләр һәр кешенең күңелен яулады. Котловкадан килгән кунаклар интернат-йорттагыларга күчтәнәчләр белән килгән иде. Бакчаларында үстергән сый-нигъмәт витаминнарга бай.
Интернат-йорт администрациясе ансамбльгә һәм аның җитәкчесе Виталий Спиранскийга, Котловка авылы мәдәният йорты директоры Тамара Матавинага олы рәхмәтләрен җиткерде.