Чистай "Юлдаш" интернат-йортының яшь инвалидлар бүлеге спортсменнары 2013 елдан спорт-бочча белән шөгыльләнә. Физкультура буенча инструктор Светлана Шигаева аларга ярдәм итә.
"Юлдаш" спортчылары төрледән төрле ярышларда, спорт проектларында катнаша һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Үз осталыкларын Россия күләмендә оештырылган чараларда да күрсәтәләр. Быел коляскалы-спортчылар III Россиякүләм фестивальдә катнаштылар.
Фестивальне Удмурт республикасының инвалидлар иҗтимагый оешмасы һ.б оештыра. "Юлдаш"лар яңа проект һәм ярышларга әзерләнә.