13 августа "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә"Өмет стартлары" дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы оештырылды.
Компьютер белеме пенсионерлар өчен байлык билгесе түгел, ә тормышларына яңа мәгънә бирү, аралашу даирәсен киңәйтү ысулы булып тора. Өлкән кешеләрнең компьютер каршында курку хисен җиңүләре бик мөһим.
ТАССРның 100 еллыгына әзерләнү һәм аны уздыру уңаеннан, Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Чаллы дәүләт педагогика университеты студентларының “Туган як - яраткан төбәгем” дигән күргәзмә оештырылды. Студентларының иҗади эшләре үзәк диварларны ел дәвамында бизәп торды.
Апас муниципаль районы җитәкчелеге социаль авыр тормышта яшәүче, аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр өчен Болгар шәһәренә экскурсия оештырды.
Аксубайның "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр приютында тәрбияләнүчеләрнең кәефен күтәрү максатыннан, күңел ачу чарасы оештырылды.
Менделеевск муниципаль районының "Берег Надежды" дәүләт автоном комплекслы социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә "Йөрәкләрдә моң" дип аталган хәйрия концерты булып үтте.
Менделеевскның "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты инсаннары рәсем конкурсында катнашты. Иҗади бәйге шәһәрнең химия сәнәгатенә багышланган иде.
10 августа Менделеевск районының "Кама таңнары" бала һәм яшүсмерләр социаль приюты мәктәпкәчә төркемендә "Ашарга яраклы һәм яраксыз гөмбәләр" темасына әңгәмә оештырылды.
"Чәчтараш эше" хезмәт тернәкләндерү кабинеты эше уңаеннан "Веста" үзәге методисты Миләүшә Авзалова "Пикси" дип аталган чәч кисү төре” темасына чираттагы дәрес үткәрде.
Питрәч "Шатлык" приютында тәрбияләнүчеләр, тәрбиячеләре Р.Апакимова белән экологик тәрбия бирү буенча: "Шифалы үләннәр", - дип аталган кызыклы дәрес үткәрде.