Апас муниципаль районы җитәкчелеге социаль авыр тормышта яшәүче, аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр өчен Болгар шәһәренә экскурсия оештырды.
10 августа 80 кеше борынгы шәһәр тарихы белән танышты, үз күзләре белән кызыклы экспонатларны тамаша кылды. Сәяхәтнең максаты, мәдәни яктан белемне күтәрү, уйлай дәрәҗәсен киңәйтү, ди чараны оештыручылар.