"Веста" да чәч кисү серләрен өйрәнәләр

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

"Чәчтараш эше" хезмәт тернәкләндерү кабинеты эше уңаеннан "Веста" үзәге методисты Миләүшә Авзалова "Пикси" дип аталган чәч кисү төре” темасына чираттагы дәрес үткәрде.

Дәреснең максаты: урта озынлыктагы чәчләрдә әлеге төр чәч кисүгә өйрәтү.

Гүзәл затларда әлеге төр чәч кисү бик зур  популярлык яулады. Пикси – бу чигәләр зонасында һәм муенга төшеп тора торган чәчләрне кисеп бетерә торган чәч кисү төренең берсе булып тора. Аның төп үзенчәлекләренең берсе булып тора тырпаеп торган чәч очлары, кыска чигә чәчләре һәм озынайтылган алгы челка. Дәрестә катнашучылар пикси моделенең өч төрле формасы бар икәнен белделәр: кыска, озын һәм урта пикси. Аның һәр төрен йөз формасына карап сайларга кирәк.

Әлеге дәрестә хатын-кызлар урта пикси киселешен һәм аны матур итеп киптерү, ясау серләренә өйрәнделәр. Модельнең чәчен иңсәләренә кадәр алдырдылар, арттан каскад формасында кистеләр, шулай ук “шапочка” формасын да сакладылар,  шулай эшләгән вакытта гына прическа чәч кабарынкы, матур булып тора.

Нәтиҗәдә, бар да үз эшеннән канәгать калды, пикси стрижкасы матур һәм эффектлы килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International