"Кама таңнары" приютында гөмбәләрне танып белергә өйрәтәләр

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

10 августа Менделеевск районының "Кама таңнары" бала һәм яшүсмерләр социаль приюты мәктәпкәчә төркемендә "Ашарга яраклы һәм яраксыз гөмбәләр" темасына әңгәмә оештырылды. 

Әңгәмә барышында балаларны гөмбәләрне танырга өйрәттеләр, тышкы билгеләре буенча ашарга яраклы һәм яраксыз гөмбәләр турында әтрафлы мәгълүмат бирелде. Адәм баласына ярамаган гөмбә, урманда яшәүче хайван, кош-кортларга файда китерергә мөмкин. Балалар гөмбә төшерелгән рәсемнәрне буяды. Агулы, таныш булмаган гөмбәләрне тотарга һәм татып карарга ярамый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International